«АЗАН» туган көн бәйрәменә чакыра

24 ноябрь 2015 ел 10:50

28 ноябрьдә - шимбә көнне көндезге сәгать 2 нче яртыда  Гаилә мәчете мәхәлләдәшләрне, шәһәрдәшләрне, барлык мөселман кардәшләрне «Хозур» нәшрият йортының «Азан» интернет-радиосына 3 яшь тулу уңаеннан оештырылган бәйрәмгә дәшә. Оештыручылар балалар өчен төрле бәйгеләр, аквагрим, мехенди, татлы мамык, попкорн, ә әти-әниләргә викторина әзерли. Бәйге-викторина җиңүчеләрен «Азан» радиосының истәлекле бүләкләре  көтә. 

"Азан" интернет радиосы -  radioazan.ru тәүлек дәвамында татар һәм рус телләрендә динебез кыйммәтләрен җәмәгатькә җиткерә.  Эфирга дин нигезләренә, хокукларына, хәдисләргә, дин тарихына һәм башка темаларга багышланган тапшырулар чыга. Намазга чакырып азан яңгырый. Коръән аятьләрен дә, шулай ук радиодан татар хәзрәтләренең вәгазьләрен дә тыңларга мөмкин.

Гаилә мәчетенең адресы: Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана