Болгарда үткәрелгән фәнни конференция җыентыгы чыкты

24 ноябрь 2015 ел 11:43

“Хузур” нәшрият йорты “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы”  дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциясе җыентыгын нәшер итте.

Белгәнебезчә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2015 елның 8 октябрендә Болгар шәһәрендә “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы”  дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздырды.  Әлеге конференция Татар дин галимнәре елы кысаларында «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллаулар төркеме чараларын тормышка ашыру максатыннан оештырылды.

Бабаларыбыз ислам кабул иткән Болгар шәһәрендә уздырылучы дини һәм тарихи яктан зур әһәмияткә ия конференциядә Татарстан һәм Россия төбәкләре, Төркия, Мисыр, Сүрия һәм башка чит ил дин әһелләре, галимнәре, кунаклары катнашты.

Җыентыкка конференциядә чыгыш ясаган җитәкчеләрнең, мөфтиләрнең, галимнәрнең чыгышлары тупланган. Алар арасында Камил хәзрәт Сәмигуллин, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин, Нурлан хаҗи Асанов, Тәүфыйк Рамазан әл-Буты һәм башка дин әһелләре чыгышлары, Айдар Хабетдинов, Азат Ахунов, Дамир Шәһәвиев кебек фән әһелләре язмалары урын алган.   Шулай ук резолюция һәм чарада төшерелгән фотолар урнаштырылган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана