“Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбе тәмамланды

24 ноябрь 2015 ел 13:13

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм нәзарәтнең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбен ябу чараларында катнашты.

Мәгълүм булганча, 18-23 ноябрь көннәрендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшли торган Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты ярдәме белән “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбен оештырды.

Кичә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә мәктәп “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбе форумы булды. Форум кысаларында мөселман яшьләренең иҗтимагый проектлары тәкъдим ителде һәм аннары “Илаһи моң” рухи мирас фестивале уздырылды.

Проект Татарстан Республикасыннан, Идел буе, Төньяк Кавказ төбәкләреннән, Мәскәү өлкәсеннән 18 яшьтән 35 яшькәчә йөзләгән мөселманнарны җыйды. Берничә көн эчендә алар дистәләгән дин һәм җәмәгать эшлеклеләре белән аралашты.

21 ноябрьдә  мәктәпкә җыелган яшьләр белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты.  Мөфти “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбендә катнашучыларга Коръән һәм дин галимнәре хезмәтләре хакында сөйләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана