Кама Тамагында Мәүлид бәйрәме

28 декабрь 2015 ел 09:44

27 декабрьдә Кама Тамагы районы җәмигъ мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырдылар. Бәйрәмдә Коръән сүрәләре укылды, районыбыз мөслимәләре, мәчет каршындагы курсларда белем алучылар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә салаватлар әйтте. Остазыбыз Фәридә Рәмиева Пәйгәмбәребез тормышы, аның югары әхлагы турында сөйләде. Остабикәләр Гөлсинә Ганиева һәм Нурания Исмәгыйлева Пәйгамбәребезгә багышланган мөнәҗәтләр башкарды. Рафика Хәйруллина Мәүлидне бәйрәм итү хакында дин галимнәре китергән дәлилләрне искәртте. Барыбызга да Раббыбыз тарафыннан   олуг рәхмәт итеп җибәрелгән Мөхәммәд Мостафа салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көнен билгеләп үтү күңелләребезне нечкәртте, аның сөннәте буенча яшәп, динебезне үстереп бу дөньяда да, ахыйрәттә әҗер-савапларга ирешергә насыйп булсын.

Кама Тамагы мөхтәсибәте

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана