Татарстан мөфтие “Морад Рәмзи: язмышы һәм мирасы” күргәзмәсе ачылышында катнашты

28 декабрь 2015 ел 14:16

Бүген “Казан кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда “Морад Рәмзи: язмышы һәм мирасы” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Чараны Коръән аятьләре  укып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачы җибәрде, дога кылды һәм Морад Рәмзинең киңкырлы эшчәнләгендә тукталды.

“Мөхәммәд Морад Рәмзи – атаклы дин галимебез, кызгыныч, Россиядә аны аз беләләр, гәрчә ул заманында  Мәрҗәни мәчете каршындагы мәдрәсәдә белем алга буласа да. Морад Рәмзи Мәккәдә шәех булган кеше, шуңа да гарәпләр аны беләләр һәм бик хөрмәт итәләр. Әлеге шәхеснең фәнни хезмәтләрендә мин күп сорауларга җаваплар таптым. Мәсәлән, ул ике гасыр элек  хезмәтендә татар имамнарының һәрвакыт сөнниләр, мәсләктә мәтуридилар һәм гамәл кылуда хәнәфиләр булулары, араларында яңалык кертүчеләр булмавы турында язып калдырган. Һичшиксез, Морад Рәмзи Ш. Мәрҗәни һәм Р. Фәхретдинов кебек олуг шәхесләребез белән бер рәттә торырга лаеклы һәм аның мирасые әле өйрәнәсебез бар”, - дип әйтте Татарстан мөфтие.

Чарада шулай ук  мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, танылган галим, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, “Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры урынбасары Светлана Коновалова һәм башкалар катнашты.
Шунысы да мөһимю, әлеге күргәзмәне ошетыруда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә катнашы. Аерым алганда, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең шәхси архивыннан Ислам мәдәнияте музеена Морад Рәмзи тарафыннан тәрҗемә ителгән 2 томнан торган “Имам Раббәни Мактубаты” хезмәтен бүләк итте.

Әлеге күргәзмәдә Морад Рәмзинең Мәккәдә дөнья күргән тарихи хезмәтләре, 1908 елда Ырынбургта басылган “Тәлфик әл-әхбар...” китабы, 2002 елда Ливанда яңадан басылган “Тәлфик әл-әхбар...” хезмәтләре, юлязмалары урын алган.

Татар интеллектуаллары арасында аның исеме  «Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар» (Казан, Болгар һәм татар хакимнәре турында хәбәрләр, вакыйгалар, риваятьләр җыелмасы) тарихи китабы басылганнан соң киң тарала. Ул киң җәмәгатьчелеккә шулай ук  гарәпчәдән, фарсычадан тәрҗемәче буларак та билгеле.

Совет чорында Морад Рәмзинең исеме искә алынмый диярлек. 1940-70 елларда Татарстан тарихчылары һәм археологлары беркүпме аның тарихи мирасына мөрәҗәгать итә, әмма аның тормыш юлы һәм мирасы галимнәр тарафыннан җентекләп, фәнни яктан өйрәнелми. Күп вакытта бу аның кадимчелек тарафдары булуы белән бәйле була.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана