Мөфти Арча мөхтәсибәтендә

29 декабрь 2015 ел 11:18

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Арча мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кыла.

Сәфәре кысаларында мөфти Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, район имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев катнашты.

Дин әһелләре район хакимияте вәкилләре белән җирлектәге дини эшчәнлекне оештыру, мәхәлләләрне борчыган сораулар, халыкны исламга дәгъватлау юллары хакында фикерләштеләр.

Әлеге очрашудан соң нәзарәт вәкилләре Арчаның “Казан арты” музеенда булдылар һәм җирлекнең тарихы, рухи мирасы белән таныштылар.  

Аннары биредә район имамнары белән очрашу үткәрелде. Очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт авылларда эшләүче хәзрәтләрнең эшләрен зурлады һәм алга таба динебезгә, халкыбызга хезмәт итүдә уңышлар теләде. Мәүлид бәйрәме белән тәбрикләде. Шулай ук бүгенге вәзгыять хакында аңлатты.

Чыгышлардан соң нәзарәт һәм хакимият вәкилләре имамнарның сорауларына җавап бирделәр.

Шуны әйтергә кирәк, Арча мөхтәсибәте иң күп мәхәлләле районнарның берсе санала. быел Арчада 80нче мәчет ачылды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана