Мөфти Камил хәзрәт Сабада

29 декабрь 2015 ел 15:07

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Арча районыннан Сабага юл тотты. Биредә ул үзәк мәчеттә уздырылган имамнар җыелышында катнашты. Шулай ук очрашуда район башлыгы Рәис Миңнеханов, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, район имам-мөхтәсибе Айнар хәзрәт Әхмәтов булды.

Әлеге җыелышта сүз мәхәлләләр эшчәнлеге турында барды.

Камил хәзрәт имамнарга дини эшчәнлек алып барулары өчен нәзарәт исеменнән рәхмәт белдерде, Мәүлид белән котлады. Якын киләчәктәге планнар белән таныштырды, иҗтимагый һәм дини вәзгыять хакында аңлатты.

Җыелыш  ахырында имамнар үзләрен борчыган сораларны җиткерделәр. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана