Чистайның “Нур” мәчетендә балалар өчен Мәүлид бәйрәме үткәрделәр

29 декабрь 2015 ел 17:04

Чистайның “Нур” мәчетендә балалар өчен Мәүлид бәйрәме үткәрделәр. Мәчет каршындагы курсларда белем алучы сабыйлар бәйрәмгә күптәннән әзерлек алып барган. “Балалар кечкенәдән үз Ураза, Корбан, Мәүлид кебек бәйрәмнәребезнең әһәмиятен белеп үсәргә тиеш”, - дип әйтте мәҗлестә мөгаллимә Рәисә ханым Мөхлисуллина.

Сабыйлар Коръәннән сүрәләре укыды, нәшидләр һәм мөнәҗәтләр башкарды. Вакытлыча Чистай районы мөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы Мөхәммәд хәзрәт Кыямов балаларда дини гыйлемгә мәхәббәт уятуда мөгаллимнәрнең ролен билгеләп үтте.

“Районыбызда Аллаһ юлында тырыш хезмәт күрсәткән, өммәтебез өчен гыйлемле яшь буын тәрбияләүгә саллы өлеш кертүче Рәисә ханым кебек остазлар булуы бик куанычлы. Ул балаларыбызга рухи-әхлакый тәрбия бирә, динебез нигезләрен аңлата, гарәп телен өйрәтә”, - дип сөйләде Мөхәммәд хәзрәт.

Бәйрәм кысаларында һәр балага Коръәнне һәм гарәп телен өйрәнү өчен махсус интерактив, техник җайланмалар бүләк иттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана