Камил хәзрәт Сәмигуллин Ютазыда район башлыгы һәм имамнар белән очрашты

30 декабрь 2015 ел 15:01

Бүген Татарстан мөфтие ике районда булды. Иртәнге якта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөгелмә имамнары һәм район башлыгы белән аралашты. Өйлә намазыннан соң мөфти хәзрәтләре Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты.

Рөстәм Мидхәт улы мөфтигә ике мәчеткә нигез салынуы һәм май аенда  Акбаш авылында яңа иман йорты ачу нияте барлыгы турында җиткерде. Район башлыгы шулай ук Ютазы районы тарихы турында сөйләде, атаклы Гобәйдуллинар нәселендә аерым тукталды. Ике як  шулай ук мәчетләр төзелеше, аларны теркәү мәсьәләләре турында фикер алышты һәм алга таба да үзара хезмәттәшлек итәргә килеште.

Бүген үк “Фәнис” мәдрәсәсәсендә мөфти, район имамнары, мөгаллимнәр, күрше район мөхтәсибләре, шәкертләр катнашында җыелыш булды. Камил хәзрәт катнашучыларга ислам кыйммәтләренә кагылышлы вәгазь сөйләде һәм Мәүлид бәйрәме белән котлады. Чыгышының ахырында мөфти  төрле район имамнарына хаҗ сәфәрен оештыруга зөр өлеш кертүләре һәм дини эшләрне оешкан төстә алып барулары өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Форсаттан файдаланып, район имамнары мөфти хәзрәтләренә төрле сорауларын, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Аерым алганда, дин әһелләре мәчет төзелеше, ислам телевидениесен булдыру, харам белән хәләл продукция, яшь имамнарга грант бирү, «Шура» журналының санын арттыру мәсьәләләрен күтәреп чыкты. Камил хәзрәт һәр сорауга җентекләп җавап бирде һәм Татарстанда дини белем алу өчен барлык уңайлыклар да тудырылуын искәртте.

Очрашу азагында көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин динебезне алга илтә торган эшләр башкарылуы өчен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм нәзарәткә рәхмәтен белдерде. Марат хәзрәт дини уку-укыту системасын, нәшрият эшчәнлеген аерым билгеләп үтте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана