Нәзарәт вәкилләре Кулатка укуларында катнашты

30 декабрь 2015 ел 15:25

28 декабря ТР МДН вәкилләре Ульян өлкәсенең Иске Кулатка авылында уздырылган “Ватанга мөхәббәт - иманнан” дип исемләнгән XIII Кулатка укуларында катнашты. ТР МДН делегациясенә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, “Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә” җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Болгардагы “Ак мәчет” имам-хатыйбы  Руслан хәзрәт Фәрхетдинов керде.

Чарада шулай ук Ульян өлкәсе хакимият вәкилләре, җирле Диния нәзарәте җитәкчелеге, дин әһелләре, Иске кулатка авылы мөгаллимнәре катнашты.

Конференциядә туган якка, гореф-гадәтләргә  һәм мәдәниятка мәхәббәт тәрбияләүгә кагылышлы докладлар яңгырады. Нәзарәт вәкилләре чара кысаларында җирле имамнарга Р. Әдһәмовның “Дингә өндәү нигезләре һәм имам вазыйфалары” китабын бүләк итте.

Шул ук көнне Татарстанның дин әһелләре Иске Кулатка районында “Хәбибулла ишан (1805-1897) һәм милләт” исемле түгәрәк өстәл эшендә, “Гани” мәчете каршында яңа мәдрәсә ачылышында катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана