Буа имамнары елга нәтиҗә ясады

05 гыйнвар 2016 ел 14:17

31 декабрьдә  Буа мөхтәсибәтендә  шәһәр һәм авыл имамнарының елга йомгак ясау җыелышы булып узды. Җыелышта имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов  2015 елга хисаб тотты, үткән чараларның ни кадәр әһәмиятле булуы турында сөйләде.  Чараларда катнашып килгән һәм ел ахырында гошер садакаларын җыйган авыл имамнарына Илмир хәзрәт бик зур рәхмәтен белдерде һәм мөхтәсибәт исеменнән  бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырды. Чара Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Линур хәзрәт Сабирҗанов, Абдуррәхим хәзрәт Сәетморадов, мәдрәсәнең мөдир ярдәмчесе Абдуррәүф хәзрәт Хисмәтуллин  чыгышлары белән дәвам итте.

Чара ахырында Яңа Суыксу имамы Харис хәзрәт Җамалетдинов ил-көннәребезгә хәерле дәвамлыклар бирсен диеп, дога кылып  мәҗелесне тәмамлады. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана