Мәдрәсәдә танылган хәйрияче рухына багышлап дога кылдылар

06 гыйнвар 2016 ел 18:13

4 гыйнварда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә Мәүлид бәйрәмен уздырдылар. Пәйгамбәребезне (с.г.в.) олылауга һәм аның хакында гыйлемне арттыруга багышланган чарада нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре катнашты.

Чарада Нияз хәзрәт Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) турында сөйләде, аның гамәлләре хакында бәян итте. Шулай ук чарада катнашкан мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиков касыйдә һәм салаватлар  укыды.

Өйлә намазыннан соң чарага җыелганнар танылган хәйрияче 3 гыйнварда бакыйлыкка күчкән Әсгать Галимҗанов рухына багышлап дога кылдылар. Раббыбыз бик күп ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузган Әсгать аганың урынын җәннәт түрләреннән итсә иде, дип сорадылар. 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана