Кукмарада вәгазь кичәсе

11 гыйнвар 2016 ел 10:04

Кукмара Үзәк мәчетендә ай саен үткәрелеп килә торган  «Мөселманнар җыены» кысаларында чираттагы вәгазь кичәсе булып узды. Җыенга килүчеләр алдында Казан шәһәренең «Динислам» мәчете имамы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин чыгыш ясады. Үзенең вәгазендә ул матуриди гакыйдәсенә муафыйк  рәвештә  «Иман» төшенчәсенә аңлатма бирде, әлеге төшенчә белән бәйле булган ихсан, шөкер, тәвәккәл кебек терминнар хакында  сөйләп үтте, шулай ук бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхеткә ирешү ысуллары турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Вәгазь ахырында җыенның алып баручысы Ришат Курамшин барлык тыңлаучылар исеменнән тирән эчтәлекле, файдалы вәгазе өчен Инсаф хәзрәткә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аның катнашындагы вәгазь кичәләре алга таба да әле оештырылыр дип ышаныч белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана