Галиев мәчетендә беренче мәртәбә Мәүлид уздырылды

11 гыйнвар 2016 ел 10:36

9 гыйнварда  Казанның төзекләндерүдән соң узган елның декабрь аенда ачылган Галиев мәчетендә беренче мәртәбә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме уздырылды. Әлеге Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган дини чарада “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан читтән торып белем алырга килүчеләр, мөгаллимнәр, мөнәҗәтләр башкаручылар катнашты. Нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров катнашучыларны мөфти исеменнән сәламләде һәм динебез хакында вәгазь сөйләде.

Мөнәҗәтчеләр Ильяс Халиков һәм Динар Шәймәрданов касыйдә башкардылар.

Чарада катнашучыларга Мәүлидне үткәрүчеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана