Буа мөхтәсибәтендә кышкы лагерьлар

11 гыйнвар 2016 ел 17:12

Кышкы ялларда Буа мөхтәсибәтендә җирле мәдрәсәдә, “Госман”  һәм “Хаҗилар” мәхәлләсендә кыз һәм ир балалар өчен дини-тәрбияви лагерьләр эшләде.  Анда мәктәп яшендәге балалар дини дәресләр алды,  спорт белән шөгыльләнде, яшьтәшләре белән күмәкләшеп намаз уку күнекмәләрен камилләштерде, вәгазьләр тыңлады.

Җомга көн “Хаҗилар” мәчетендә ябылу тантанасы булды. Чарада Фәһим хәзрәт Сөләйманов, остазлары “Мөхәммәдия” шәкерте Идрис Сөләйманов һәм мәхәллә халкы катнашты. Шәкертләргә мәхәллә тарафыннан үгет нәсыйхәт бирелде һәм һәрберсенә бүләкләр тапшырылды.

Шул ук көнне балалар арасында ислам нигезләре буенча викторина үткәрелде. Анда имам-мөхтәсиб Ильмир хәзрәт Хәсәнов,  Буа мәдрәсәсе ректоры Рәшид хәзрәт Маликов, яшь хафиз Ильяс хәзрәт һәм тәрбиячеләр катнашты. Шәкертләргә кызыклы программаны яшьләр булеге җитәкчесе Ильнур хәзрәт Сафиуллин һәм Ләйсән Зарипова әзерләде. Шәкертләр үзләренең гыйлемнәрен күрсәтеп бирелгән һәр сорауга җавап бирде, төрле уеннар уйнап викторинаны дәвам итте.

Өйлә намазыннан соң жюри әгъзалары аларга бәя биреп җиңүчеләрне билгеләде.

Малайлар арасында: 1 урын Галиев Зөфәр

                                        2 урын Юлдашев Хәсән

                                        3 урын Исхаков Рамазан

 Кызлар арасында:    1 урын Зарипова Камиля

                                       2 урын Юлдашева Азизә

                                       3 урын Мулюкова Исламия

Калган шәкертләргә һәммәсенә бүләкләр таратылды.

Чара хәйриячеләр әзерләгән табын артында догалар кылып тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана