Зәйдә Мәүлид бәйрәме уздырдылар

13 гыйнвар 2016 ел 09:55

Зәй мөхтәсибәтендә Мәүлид бәйрәмен зурлап үткәрү гадәте күптәннән яшәп килә. Мөхтәсибәтнең  һәр мәхәлләсендә диярлек бу олы бәйрәм билгеләп үтелде. 6 гыйнварда Зәй шәһәренең мәдәният йортында районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов  тәкъдиме белән аны район күләмендә үткәрделәр. Чарада мөхтәсибәтнең барлык мәхәлләләреннән дин әһелләре,  укытучылар, китапханәчеләр һәм теләге булган һәр кеше катнашты.

Бәйрәм Изге Коръән аятьләрен уку белән башланды. Район башлыгы Разиф Кәримов барчасын да Мәүлид бәйрәме белән котлады, районда яшәүче төрле милләт халыкларының дини бәйрәм-йолаларын хөрмәтләп, дус-тату яшәү мөһимлегенә тукталды.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазе чарага җыелган мөселманнарны бик тәэсирләндерде. Кунак булып килгән күрше район имам-мөхтәсибләренә дә вәгаз сөйләргә  мөмкинлек булды. Республикабызның мәшһүр мөнәҗәтчеләре Ильяс Халиков һәм Илгиз Шәйхразиевлар җыелган халыкны моңлы  мөнәҗәтләре белән шатландырдылар.

Бу көнне мәдәният йорты фойесында Пәйгамбәребезнең тормышына багышланган китаплар күргәзмәсе, кече залда 120 кешелек тантаналы аш табыны да оештырылды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана