Бүген Татарстан мөфтие “Яңарыш” республика фондының хәйриячеләр китабының VI томын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасында катнашты

13 гыйнвар 2016 ел 16:26

Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының хәйриячеләр китабының VI томын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.

“Алты елда оешып, тарихи һәм мәдәни мирасны яңарту буенча шундый проектларны тормышка ашыру зур эш. “Болгар” музей-тыюлыгын һәм “Зөя” утрау шәһәрчеген торгызуның ни икәнен без әле чын-чынлап тоя гына башладык. Халык та моны тоя һәм үзләренең бабалары яшәгән җирләр, анда нәрсә булганы хакында уйлана башлады. Бу — рухилыкны булдыру процессы, һәм ул безне тагын да яхшырак итә", - дип сүз башлады Минтимер Шәймиев.

Ул, шулай ук, мирасны яңарту өстендә эшләүчеләрнең күңелләре яхшыруына игътибар итте. Бу эшкә кайчанда булса тотынырга кирәк булуын, аның тормыш нормасына әйләнергә тиешлеген ассызыклады. Яңарышның озак процесс икәнен, әмма шуннан башка без күрергә теләгән җәмгыятьнең формалаша алмавына да басым ясады. "Тарихи һәйкәлләрне торгызып, без чистарак һәм яхшырак була барабыз. Тарихта төрле чорлар була: фаҗигаләр да, үсеш чоры, дуслашу... Әмма без үзебез яшәгән чорны сайлап алмыйбыз. Тормыш иткәндә тарихны онытырга ярамый, дуслык һәм тынычлыкның кадерен белергә кирәк”,- дип билгеләп үтте М.Шәймиев.

Хәйриячелеккә килгәндә, ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондына ярдәм итүчеләр шактый, һәм аларның исемнәре “Яңарыш” фонды тарафыннан чыгарылган китапларда урын алган. Иң өлкән хәйриячегә 103 яшь булган булса, иң яше исә, яңа туган сабый. Аның әти-әниләре әлеге бала исеменнән фондка хәйриячелек ярдәме күрсәткән. Бүген тапшырылган басмага 10 мең хәйрияче исеме теркәлгән. Шуны да әйтергә кирәк, китапның I томында хәйриячеләр исеме 5 мең булган, һәм алар саны елдан-ел арта бара. Басманың һәр томына исемнәре кертелгән хәйриячеләр дә шактый. 

М. Шәймиев сүзләренчә, “Яңарыш” фондына ярдәм итүчеләр саны 40 меңнән артык, һәм алар арасында татарстанлылар гына түгел, Россиянең башка төбәк вәкилләре, чит илләрдән ярдәм итүчеләр дә бар.

Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм һәм министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. рәсми затлар да катнашты. Сүз уңаеннан, Энгель Фәттахов, Болгар каласын һәм Зөя утрау-шәһәрчеген популярлаштыруда өлеш керткән өчен, басманың VI томындагы “Алтын бит”кә кертелгән, һәм тантанада аңа да әлеге китап белән Рәхмәт хаты тапшырылды. Моннан тыш, әлеге бүләккә РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР муниципаль берәмлекләр башлыклары, Болгар һәм Зөя үсешенә ярдәм иткән физик һәм юридик затлар, “Кара пулат” операсын булдырган иҗат төркеме һ.б. лаек булды. 

"Татар-информ"

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана