Кырым яшьләре Татарстан мөфтие белән очрашты

14 гыйнвар 2016 ел 15:17

Бүген нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның югары уку йортларында белем алучы Кырым республикасы яшьләре белән очрашты.

Очрашу барышында мөфти хәзрәтләре кунакларга ТР МДНнең киңкырлы эшчәнлеге һәм проектлары белән таныштырды, ислам дөньясындагы вазгыятькә аерым тукталды.

Кырым яшьләре мөфтигә борчыган сорауларын бирде. Аерым алганда,  Кырым мөселманнары белән хезмәттәшлек һәм уртак проектлар турында кызыксындылар.

Камил хәзрәт билгеләвенчә, ике республиканың дини оешмалары төрле яклап хезмәттәшлек итә, шул исәптән дини мәгърифәт өлкәсендә дә. Мәсәлән, якын арада “Хузур” нәшрият йорты кырымлыларга ислам фәннәре буенча 35 комплект уку әсбабы тапшырачак.

Әлеге очрашуда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Икътисад, идарә һәм хокук институтыныж менеджмент һәм инженерлык бизнесы факультеты деканы Станислав Антонов катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана