Татарстан мөфтие Кырымда оештырылган конференциядә чыгыш ясады

16 гыйнвар 2016 ел 12:05

Кырымда үтүче чарага республиканың 350 мәхәллә, 42 кырымтатар сәяси, иҗтимагый берлек вәкилләре, мәгърифәт һәм мәдәният өлкәсе белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре чакырулы. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән чарада Голәмәләр шурасы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев та катнаша.

Чарада Россиянең әйдәп баручы дини оешмалар вәкилләре Кырым мөселманнары өммәтенең бердәмлеген ныгыту буенча фикер алыша, динне сәяси максатларда куллану күренешләренә бәя бирә.

Үзенең чыгышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанда кырым татарларына карата  һәрвакыт уңай караш хөкем сөрүе турында сөйләде. Кырымлыларның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмавыбыз хакында әйтте.

“Без, Татарстан мөселманнары, чын күңелдән биредә яшәүче мөселман өммәтенең килешеп яшәвен һәм көчле булуын телибез. Бүген дөньяда күп кенә каршылыклы процесслар бара, әмма Россия мөселманнары һәр очракта кат-кат уйлап эш итәргә, тынычлыкка, бердәмлеккә өндәргә тиеш. Моның хакта Аллаһ Тәгалә "Гыймран" сүрәсенең 103 аятендә әйтә: “Барчагыз да бер булып, Аллаһның арканына тотыныгыз, таркалып аерылмагыз”, - дип сөйләде Камил хәзрәт.

Мөфти хәзрәтләре шулай ук Кырым мөселманнарының легитим дини лидеры Әмирали хәзрәт Аблаевның булуын билгеләп үтте.

“Кырым татарларының күпчелеге туган җирендә яши һәм чит тарафлардан “Кырым мөфтиятен” булдыру идеясы яңгырау гаҗәпләндерә. Әлбәттә, әлеге институт легитим булмаячак һәм абруй казанмаячак. Чыгышымның ахырында, туган җирдә яшәү мөмкинлеге зур нигъмәт булуы хакында искә төшереп үтәсем килә. Юкка гына бөек хәнәфи галиме Мулла Али әл Кари “Миркат әл-мафатих” китабында “Ватаннан читтә яшәү иң зур сынау”,- дип язып калдырмаган. Кызганыч, 20 гасырда Кырым халкы зур сынауларга дучар булды, ә 21 гасырда Раббыбыз кырым татарларын тынычлык, дуслык, бәракәт, ислам инфраструктурасының ныгуы, фән һәм мәдәният үсеше белән куандырсын иде”, - дип теләде мөфти Камил хәзрәт.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана