Югары Осланда имамнар җыелышы булды

18 гыйнвар 2016 ел 10:18

16 гыйнварда Югары Ослан мәчетендә имамнар җыелышы булды. Җыелышта имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин узган елда район мәхәлләләрендә башакарылган эшләргә нәтиҗә ясады һәм якын киләчәккә планнарны барлады.

Гали хәзрәт 2016 ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Хәнәфи мәзхәбе елы” дип игълан ителүен, шуңа күрә һәрбер мәчеттә Хәнәфи мәзхәбенең асылын аңлатуга корылган кичәләр, викториналар оештыру, бу  эшкә яшь буынны да җәлеп итү кирәклеге хакында сөйләде. Очрашу дәвамында Аксакаллар шурасын оештырып, аның рәисе сайланды. Имамнар җыелышы төшке аш һәм Татар Макылы авылында өйлә намазын  уку белән төгәлләнде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана