Кайбыч имамнары эш планнарын барлады

18 гыйнвар 2016 ел 11:52

15 гыйнварда Кайбыч мөхтәсибәтендә чираттагы имамнар җыелышы үткәрелде. Имамнар район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин каршында үткән елда мәхәлләләрдә башкарылган эшләр буенча хисап тотты, борчыган проблемалы мәсьәләләрне уртага салып сөйләште һәм аларны чишү юлларын эзләде. Якын арада мөхтәсибәтте оештырылачак чаралар турында да фикерләштеләр.

1.  19 гыйнварда сәгать 18:00 дә,  Кайбыч районы мәдәният йортында Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәксесе Нияз хәзрәт Сабиров җитәкчелегендә   вәгазъ кичәсе үткәрелә.

2. 20 гыйнварда сәгатьт 10:00да Борындык авылы мәхәлләсендәге  мәчетнең 120 еллыгына быгышланган кичә үткәреләчәк.

3. 31 гыйнварда Олы Кайбычта, авыл мәхәлләләрендә якшәмбе мәктәпләрендә укып йөрүче шәкертләр арасында чаңгы ярышы үткәреләчәк. Әлеге чарада катнашу өчен авыл мәхәлләләрендә 24 гыйнварда сайлау турлары үткәрү күздә тотыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана