Чаллы имамнары җыелышы

18 гыйнвар 2016 ел 17:56

13 гыйнварда Чаллы шәһәре имамнарының чираттагы җыелышы булды. Ул берничә сорауны  хәл итүгә багышланды. Беренчесе – мөхтәсибәтнең аксакаллар Шурасы рәисен сайлау. Бу уңайдан җыелышта ике кандидатура каралды һәм тавыш бирүгә куелды. Күпчелек тавыш белән аксакаллар Шурасы рәисе итеп шәһәрнең “Туфан” мәчете имам-хатыйбы Равил Нәгыйм улы Нуруллин сайланды. Аксакаллар Шурасы һәр мәчеттә оештырыла. Ә аларның рәисләре мөхтәсибәт Шурасы әгъзалары булып торачаклар.  Оештыру эшләре тәмамланганнан соң Шура үз вазыйфаларын билгеләячәк һәм киләчәккә эш планы кабул итәчәк.

   Икенче сорау булып җыелышта Мәүлид аена йомгак ясау торды. Имам-хатыйблар ошбу уңайдан мәчетләрдә башкарылган эш турында хисап тоттылар. Чыгышларга караганда, ай буена һәр мәчеттә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) багышланган дәресләр, дини мәҗлесләр, балалар арасында Корән уку бәйгесе, Дагыстан кунаклары катнашында мөнәҗәтләр кичәсе һ.б. чаралар узган. Җыелышта киләчәктә Мәүлидне тагын да оешканрак итеп уздырырга килешенде.

   Аннары имамнар  Коръән уку буенча Чаллыда республика күләмендә ел саен уза торган традицион бәйге шартларын расладылар. Быел ул 21 нче мәртәбә оештырыла. Оештыручылары – ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте һәм “Ислам нуры” дини эшмәкәрлек үзәге. Чаллы имамнары быелгы бәйгене 23 мартта “Ак мәчет”тә  үткәрергә карар кылды. 

Бәйге башка еллардагы кебек   4 яшь төркемендә барачак. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнә.  Ә алар Коръәнне тәҗвид илә карап уку, яттан уку, мәкам, мөселманча киенеш буенча куелачак.  15 яшен тулганнар һәм көндезге мәдрәсәләрдә укучылар бәйгедә катнашмыйлар. Һәр яшь төркемендә өчәр призлы урыннар каралган. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Күрше республика, өлкә вәкилләре бәйгедә башкалар белән тигез шартларда катнаша.

   Җыелышта мөхтәсибәт эшчәнлегенә кагылышлы башка сораулар да каралды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана