Галиев мәчетендә ислам фәннәре буенча дәресләр башлана

19 гыйнвар 2016 ел 09:12

Бүген Галиев мәчетендә ислам фәннәре буенча дәресләр циклы башлана. Укулар атна дәвамында, ястү намазыннан соң, тәҗвид, хәнәфи фикъһы, Коръән тәфсире һәм хәдис фәннәре буенча оештырыла. Аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР МДН хезмәткәрләре һәм РИИ мөгаллимнәре алып барачак. Дәресләрдә  теләге булган һәр кеше катнаша ала.

Дәресләрдән тыш, мәчеттә һәр сишәмбе вәгазь кичәсе үткәреләчәк, ә җомга көннәрендә мөселман яшьләренең фикер алышу клубы эшләячәк. 

Расписание түбәндәгечә:

Дүшәмбе – тәҗвид;

Сишәмбе – вәгазь кичәсе;

Чәршәмбе - хәнәфи фикъһы;

Пәнҗешәмбе – Коръән тәфсире;

Җомга – яшьләрнең фикер алышу клубы;

Шимбә – хәдис.

Адрес: Казан шәһәре, Г. Тукай урамы 40 йорт (Галиев мәчете бинасы)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана