Татарстан мөфтие Җәмәгать палатасы яңа составының беренче утырышында катнашты

19 гыйнвар 2016 ел 14:52

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР парламентында республика Җәмәгать палатасы яңа составының беренче утырышында катнашты.

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, аның урынбасары-ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев һ.б. рәсми затлар катнашты. Палата әгъзаларының 70 тән 67 се утырышка килгән иде.

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә — ТР Җәмәгать палатасының рәисен сайлау. Әлеге вазыйфага кабат Анатолий Фомин ачык тавыш бирү юлы белән сайлап куелды.

Үзенең сәламләвендә Җәмәгать палатасы рәисе әлеге оешманың 2030 республика Стратегиясенә юнәлдерелеп эш алып барырга тиешлеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, палатаның төп максатларының берсе —хакимият һәм җәмгыять арасында бәйләнеш булдыру. Моннан тыш ул патриотлык, ТР парламенты каршында оешкан Яшьләр җәмәгать палатасы белән тыгыз элемтәдә эшләү, җәмәгать советларының ролен арттыруга да игътибарын юнәлтте. “Миңа күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт. Аны аклар өчен мин тырышып эшләргә әзер”, - диде ул.

Конфессияара эшләргә килгәндә, Анатолий Фомин ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанга Җәмәгать палатасы составына керергә ризалык бирүләре өчен рәхмәт белдерде.

"Татар-информ" материаллары буенча әзерләнде

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана