Камил хәзрәт Сәмигуллин: Ел саен халыкның игътибарын билгеле бер темага юнәлтәбез

25 гыйнвар 2016 ел 17:54

Гаиләсендә дини тәрбия алган, әти-әнисенең ислам кануннары буенча яшәү рәвешен күреп үскән баланың киләчәге өметле. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән оештырган әңгәмәдә дә дини тәрбиянең асылын ачарга тырыштык.

Дини лидерыбыз, укытучыдан - укытучы, табибтан табиб туа, ә хәзрәт балалары кем була, дигәнрәк фәлсәфи сорау күтәрә...

- Камил хәзрәт, республикабыз күпмилләтле һәм күпдинле. Мөселманнарның үзләрен берләштереп тору да җиңел түгел. Ә башка диннәр белән мөнәсәбәтне ничек корырга, үзара аңлашуга ни рәвешле ирешергә?

- Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Безне моңа Коръән өйрәтә. Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә: «Әй, кешеләр! Без сезне бер ирдән һәм хатын-кыздан бар кылдык һәм сезне төрле халыклар, милләтләр итеп яралттык», - ди. Нинди максаттан дип уйласак, аятьнең дәвамы җавап бирә: «Бер-берегезне тану, өйрәнү өчен» («Хөҗүрәт» сүрәсе, 13нче аять). Халыкларның төрле булуы - Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире, Аның чиксез рәхмәте ул. Шуның өчен без республикабызда яшәүче башка дин әһелләре белән даими аралашабыз, төрле чараларда катнашабыз. Татарстан төрле диннәр һәм милләтләр дуслыгы белән билгеле төбәк. Бу дустанә мөнәсәбәтне саклауга дин әһелләре дә үз өлешен кертә. Бер-беребезгә карата хөрмәт күрсәтеп, уртак чаралар да үткәрәбез. Төрле диннәрнең изгелеккә, миһербанлы булырга чакыруы, хәйрия эшләренә өндәве – барыбыз өчен дә уртак кыйммәтләр.

- Дин дәүләттән аерылган дисәк тә, Татарстан җитәкчелеге сез күтәргән башлангычларны хуплый кебек...

- Без дөньяви дәүләттә яшибез. Дәүләт диннән аерылган дибез. Әмма җәмгыять диннән аерылмаган. Менә шушы хакыйкатьне җитәкчеләребез бик яхшы аңлый. Бу безнең өчен зур әһәмияткә ия. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, республикабызда тынычлык хөкем сөрә, дин тоту өчен бөтен мөмкинлек тә бар. Мәчетләребез дә бик матур, хәзрәтләребез дә тырыш, динебез дә үсештә. Шул ук вакытта дин әһелләренең дә эше җитәрлек. Дәүләт фатир алырга булышса, без ул өйгә иман нуры кертергә тиеш. Дәүләт хезмәт хакы, пособие бирсә, без ул акчага хәләл ризык алырга өйрәтергә, дәүләт матди якны кайгыртса, без рухи якны сакларга бурычлы. Рухи якны кайгырту республикабыз җитәкчеләре, район башлыклары, төрле оешмалар белән берлектә алып барыла. Мәсәлән, Болгар ислам академиясен оештыру эшләре дәүләт җитәкчелеге ярдәмендә тормышка ашырыла. Ел ахырында Казанда Галиев мәчете кабат үз ишекләрен ачты. Бу тарихи мәчетне торгызуга ярдәм күрсәткәне өчен Президентыбыз Рөстәм Нургали улына Аллаһының рәхмәтләре яусын.

- Чыгышларыгызда еш кына бердәмлеккә өндисез. Татарстан Диния нәзарәте имамнарыбызны бер йодрыкка  туплый аламы? Моннан тыш, нәзарәт үз алдына нинди максатлар куя?

- Коръәндә болай диелә:«Ий, мөэминнәр! Барчагыз да бер булып Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Таркалып аерылмагыз! Бер-берегезгә дошман идегез, Ул сезнең күңелләрегезне берләштерде. Аның нигъмәте белән кардәшләр булдыгыз» (Гыймран сүрәсе, 103нче аять). Аллаһының бу чакыруы – мөселманнарның тормыш нигезе, иманы. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә болай дип кисәтә: «Аллаһы Тәгалә җәмәгатькә тупланган мөселманнарны адаштырмас, Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә җәмәгать белән бергә булганнарга якын тора». Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен өммәтебезгә, республикабызга, халкыбызга хезмәт итү, бергәләп күркәм гамәлләр кылу - төп максатыбыз. Бүгенге көндә нәзарәт карамагында 48 мөхтәсибәт, 1400дән артык мәчет, 9 мәдрәсә һәм Россия ислам институты эшләп килә. Хәләл, зәкят, вакф мәсьәләләре белән шөгыльләнүче комитетлар һәм «Хузур» нәшрият йорты, шулай ук Казыйлар шурасы, Голәмәләр шурасы бар. Татарстан Диния нәзарәте, динебезне үстерүгә зур игътибар биреп, төрле юнәлешләрдә актив эшли.

- Камил хәзрәт, Татарстанда ислам диненең киләчәген ничегрәк күзаллыйсыз? Болгар ислам академиясенә нинди өметләр баглана?

- Болгарда бабаларыбыз ислам динен кабул иткән. Тарихи чыганакларда Болгар галимнәр, дини белгечләр иле буларак телгә алына. 1080 елда беренче Болгар университеты - «Дар әл Гылем» (Гыйлем йорты) ачылган. Әлеге университет халыкара статуска ия булган. Бүгенге көндә Болгарны мөселман рухи үзәге буларак торгызу буенча яңа адымнар ясала. Болгарда рухи, дини-фәнни һәм гыйлем бирүне берләштергән комплекс – Болгар ислам академиясен оештыру юнәлешендә эш бара. Бөтенроссия голәмәләр берлеге аның төп оешмаларыннан берсе булачак. Бабаларыбыз ислам динен кабул иткән көндә  - май аенда Болгар ислам академиясе бинасына нигез салыначак.

- Бу урында практик сорау бирәсем килә. Катнаш гаиләдә тәрбияләнгән ир-ат үлеп китә. Әнисе - татар, әтисе рус милләтеннән. Мулла мәрхүмгә җеназа укырга алынмый, чөнки мәрхүм ир мөселман түгел. Христиан дине тарафдарлары да үз йолалары буенча күмәргә теләми... Мондый проблемалар килеп чыкканда нишләргә? Ислам дине принципиаль булырга тиешме?

- Нәзарәт «Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә»не раслады. Аны Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы казыйлар белән берлектә әзерләде. Ул - имамнарга дини эшләрне алып бару өчен бер кулланма. Анда җомга, бәйрәм намазлары, җеназа үткәрү, мәетне юу, кәфенләү, җирләү, зиярәт кылу, ифтар мәҗлесләре, Коръән ашы, исем кушу кебек йолаларны уздыру тәртибе язылган. Китап республиканың барлык имамнарына таратылды. Без, дин әһелләре, барлык гыйбадәтләрне, йолаларны Коръән өйрәткәнчә башкарабыз. Татарстан мөфтияте үз эшчәнлеген изге Коръән һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) сөннәте (өйрәтүләре) нигезендә алып бара. Әлбәттә, тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Сорау туганда казыйларга, Голәмәләр шурасына мөрәҗәгать итәргә, алар белән киңәшергә мөмкин.

- Үлгәннәргә дога кылырга кирәкми, дигән фикерләр дә ишетергә туры килә. Дин әһелләре төрлечә аңлатма бирә. Сезнең фикерегезчә, мәрхүмнәр безнең догага мохтаҗмы?

- Әгәр берәр кешенең вафат булуы турында пәйгамбәребезгә хәбәр ирешсә, ул «иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигүн» (без Аллаһыдан килдек һәм Аның янына кайтачакбыз) дип әйтә торган булган. Хәнәфи мәзһәбе галимнәре кабердә һәм башка урыннарда мәрхүмнәр рухына Коръән уку дөрес, кирәкле гамәл, бу гамәлнең савабы мәрхүм рухына барып ирешә дип раслый. Хәнәфи мәзһәбе буенча язылган фикһ китапларында исә болай диелә: «Әгәр дә кеше намаз, зәкят, ураза, хаҗ, Коръән уку кебек гыйбадәтләр кылып, моны башкаларга багышлый икән, ул моны нинди ният белән генә эшләсә дә, болай багышлап гыйбадәт кылу – хак гамәл һәм ул кемгә багышлап кылынса да, ул кешегә моның савабы барып ирешәчәк. Ул кеше исән булса да, мәрхүм булса да аерма юк». Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе еш кына сахабәләрнең каберләрен зиярәт кылган һәм алар рухына дога кылган: «Сезгә иминлек, тынычлык насыйп булсын! Әгәр Аллаһ теләсә, тиздән без дә сезгә кушылачакбыз. Мин үзебез һәм сезнең өчен Аллаһы Тәгаләдән бәхет сорыйм» (Мөслим). Пәйгамбәребезнең мәрхүмнәрнең кабере өстендә «Йәсин» һәм «Ихлас» сүрәләре укырга мөмкин икәнлеге турында хәдисләре бар. Мәетләргә «Йәсин» сүрәсен уку турындагы хәдис-шәрифтә болай диелә: «Йәсин» сүрәсе Коръәннең калебе булып тора. Чынлыкта, Аллаһның ризалыгын һәм киләсе дөньяда Аллаһның рәхмәтен алу нияте белән «Йәсин» сүрәсен укыган кешенең гөнаһлары гафу ителер, шулай булгач мәетләрегезгә «Йәсин» сүрәсен укыгыз» (Әхмәд бине Хәнбәл, Муснад). Хәдисләрдән күренә ки, мәрхүмнәр рухына Коръән уку, сәдака бирү һ.б. изге гамәлләр кылу – аларга җиңеллек вә савап китерә. Шунысын да әйтергә кирәк: мөселманнарның каберен зиярәт кылуны тыйган бер генә аять тә, бер генә хәдис тә юк.

- Хәзрәт, һәр ел Диния нәзарәте тарафыннан нинди дә булса шигарь астында уза. Моның уңай яклары да юк түгел...

- Без шул рәвешле халыкның игътибарын  билгеле бер темага юнәлтәбез. Әйтик, үткән ел татар дин галимнәренә багышланган күпсанлы очрашулар уздырдык, аларның каберләрен зиярәт кылдык, дога кылдык. Моннан тыш, мәдрәсәләргә аларның хезмәтләрен кайтару максатыннан китаплар, дәреслекләр нәшер иттек. 2016 елны Хәнәфи мәзһәбе елы дип игълан иттек. Хәнәфи мәзһәбе - ул ислам хокукы мәктәбе дигән сүз. Мәзһәбнең атамасы Әбу Хәнифәдән алынган. Әбу Хәнифәнең юлы шуннан гыйбарәт: ул башта Коръән аятьләре, аннан соң пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең сөннәте буенча фикер йөрткән, фәтвалар чыгарган. Мөселман илләрендә хәнәфи мәзһәбе VIII гасыр ахырында тарала. 922 елда болгарлар рәсми рәвештә ислам динен кабул итә. Аларның хәнәфи мәзһәбе тарафдарлары булуы турында тарихи мәгълүматлар бар. Хәнәфи мәктәбе - ул бабаларыбыз сайлаган юл һәм без бу юлны дәвам итәргә тиеш. Ел дәвамында хәнәфи мәзһәбе галимнәренең китапларын чыгару, төрле конференцияләр, республика олимпиадасы үткәрү һ.б. чаралар уздыру каралган.

- Сез Татарстан тарихында иң яшь һәм иң гыйлемле мөфти буларак танылдыгыз, дини-гыйльми мирасны кайтара башладыгыз. Әлеге эш киләчәктә дә дәвам итәчәкме? Бу өлкәдә эшли алырлык белгечләребез бармы?

- Китап ул - бер буынның икенче буынга калдырган мирасы. Шуның өчен дә Татарстан Диния нәзарәте рухи мирасны нәшер итү өчен «Хузур» нәшрият йортын булдырды. Электрон китапханә (darul-kutub.com) сайтын ачып, анда тарихи һәм бүгенге көндә басылган дини китапларның электрон вариантларын урнаштырабыз. Чөнки бүгенге көндә китапханә архивларында теләгән һәркем утыра алмый. Кызганыч, безнең рухи мирасыбызның шактый өлеше юкка чыккан. Хәтта 80-90нчы елларда да бик күп борынгы китапларны Урта Азия, БДБ илләренә сатып җибәргәннәр. Хәзерге вакытта китапханәләрдә күпсанлы дини кулъязмалар, иске китаплар саклана. Ләкин аларның каталоглары  төзелмәгән. Борынгы дини язма мирасның каталогын төзү өчен белгечләр кирәк. Бүгенге көндә галимнәребез өйрәнгән, фәнни әйләнешкә кайтарган китапларны нәшер итү белән бергә, өйрәнелмәгән мирасны халыкка җиткерү эшен дә алып бару мөһим.

- Яшьләрне дини эшчәнлеккә ничек җәлеп итәсез? Яшь имамнарга ярдәм мәсьәләсе ничегрәк хәл кылына?

- Шәхсән үзем яшьләрнең фикер алышу клубында даими катнашам. Яшьләр белән гаилә мәсьәләләрен дә, интернет яңалыкларын да, мөселманнарга кагылышлы вакыйгаларны да тикшерәбез. Әлеге очрашуларда аларны борчыган мәсьәләләр дә ачык күренә. Нәзарәт тарафыннан тормышка ашырыла торган тагын бер җитди проектка тукталасым килә. Авылларда дин эшләренә яшьләрне җәлеп итү өчен грантлар бирелә. Үткән ел нәзарәт яшь имамнарга 180 мең сумлык сертификатлар бирүне дәвам итте. 2015 елда 74 имамга грант бирү каралды. 2014 елда йөзгә якын имамга сертификат ташырдык. Быел да грантлар биреләчәк. Моның өчен җирлектәге мөхтәсиб белән нәзарәткә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Камил хәзрәт, гаиләдә бала тәрбияләгәндә күбрәк нәрсәгә игътибар бирелергә тиеш дип саныйсыз?

- Мин үзем 11 яшьтән мәчеткә йөрим, 14 яшьтә намаз укый башладым. Беркем дә мәҗбүр итмәде, бу - үз ихтыяҗым иде. IX сыйныфны тәмамлагач, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә кердем, бер үк вакытта Казан мәктәпләренең берсендә белем алдым. Соңрак Дагыстан башкаласы Махачкаладагы Төньяк Кавказ ислам университетына укырга кердем. Аннары да белем алуны дәвам иттем һәм шәригать гыйлемен укытырга иснад алдым. Бу - бик мөһим документ, чөнки миңа аны танылган дин белгече бирде. Ул аны, үз чиратында, үзенең остазыннан алган, анысы – үзенекеннән, шулай итеп, чылбыр Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) барып тоташа. Дини гыйлемнең буыннан-буынга тапшырылуы – динебезнең аерылгысыз өлеше.

Татар галиме, мәгърифәтче, журналист, ислам дине тәгълиматчысы Ризаэддин Фәхретдиннең «Динсез тәрбия – тәрбиясезлек» дигән сүзләре бар. Галимнең «Тәрбияле бала» дигән әсәре бик күп гаиләләргә бала тәрбияләүдә дәреслек ролен үти ала. Һәр бала иман белән туа, шуңа күрә дә иң яхшы тәрбия системасы ул – дини әхлак, нәсихәт. Еш кына районнарда очрашулар вакытында бабайлар: «Без карт инде, бездән соң кем мулла булыр? Яшьләр мәчеткә эшләргә килми», - дип кайгыра. Еш кына укытучыларның балалары - мөгаллим, табибларныкы - табиб була. Ә хәзрәтләрнеке кем булырга ниятли?! Әгәр хәзрәтләр дә балаларын дин юлыннан җибәрмәсә, аларны дингә хезмәт итәргә өйрәтмәсә, күршеләрнеке мәчеткә йөрми дип кайгырудан ни файда?! Балачактан ук балаларыбызга ислам дине нигезләре, Коръәнне өйрәтеп үстерсәк иде.


Мөршидә КЫЯМОВА

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана