Мөфти урынбасары РИИ шәкертләре белән очрашты

26 гыйнвар 2016 ел 15:30

Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Россия ислам институты шәкертләре белән очрашты. Чарада шулай ук РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм нәзарәтнең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин катнашты. Очрашу Диния нәзарәтенең кадрлар резервын төзү максатыннан  оештырылды.

Очрашуны РИИ ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Ул нәзарәт каршында торган кайбер проблемалы мәсьәләләрне атады.

-  Бүген республикадагы 50гә якын мәчеттә имам юк һәм шуңа аларда бернинди дини эшчәнлек алып барылмый. Тагы бер проблема – күп кенә имамнарыбызның дини белеме булмау, нәкъ менә шул мәсьәләләрне без бергә чишергә тиеш, - дип сөйләде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Сөйләшүдә катнашучы яшьләр әлеге күренешне бу өлкәнең перспективасыз һәм финанс яктан тотрыксыз булуы белә аңлатты.

- Диния нәзарәте һәр имамга хезмәт хакы бирсә, мәчетнең барлык кирәк-яраклары һәм уку-укыту курслары өчен түләсә бик әйбәт булыр иде. Кызганыч, бүген бездә андый мөмкинлекләр юк. Инкыйлабка кадәр имамнарыбызның дини эшәчәнлеген искә төшерик. Аларның янәшәсендә һәрвакыт ярдәм итеп торучы иганәчеләр булган. Мәхәллә дә мәчет эшәчәнлегендә һәрьяклап катнашкан. Бүген дә имамнарыбыз арасында әлеге мисалны үрнәк итеп алучылар бар, - дип белдерде Рөстәм хәзрәт шәкертләргә.

Аралашу сорау-җавап форматында барды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана