Татарстан мөфтиятенә Кырым Диния нәзарәте вәкилләре килде

29 гыйнвар 2016 ел 12:21

Бүген мөфтияткә Россия ислам институтында читтән торып “теология” белгечлеге буенча белем алучы Кырым Диния нәзарәте вәкилләре килде. РИИның уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззатуллина кунакларга Татарстан мөфтиятенең эшчәнлеге турында сөйләде. Аерым алганда, сүз мәчетләр каршында, мәдрәсәләрдә һәм югары уку йортларында уку-укыту процессын оештыру турында барды.

Кырым кунакларына шулай ук яңа уку елында гамәлгә кергән “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары” турында да бәян иттеләр. Уку-укыту методик берләшмәсенең бүгенге көндә югары дини уку йортлары өчен дә стандартлар әзерләвен  сөйләделәр.

Соңыннан Кырым кунакларына мөфтият буенча экскурсия үткәрделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана