8 февральдә “Сәләт” яшьләр үзәгендә яшүсмерләр арасында экстремизм һәм терроризм күренешләрен кисәтү максатыннан сөйләшү үтте. Аны “Кадрлар резервы” проекты катнашучысы Розалина Хисмәтуллина оештырды.
Төп экспертлар буларак нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм Мөслим муниципаль районы депутаты Ринат Исламов чакырулы иде.
Нияз хәзрәт илдә арасында ялган дини агымнар проблемасын хәл итү һәм яшьләрне толерантлык рухында тәрбияләү турында сөйләде. Катнашучыларның сорауларына җавап бирде.