Арчада азан бәйгесе

11 февраль 2016 ел 16:45

Бүген Арча шәһәренең Көнчыгыш бистәсендә яңа аякка басып килүче мәчеттә мөхтәсибәтнең чираттагы җыелышы үткәрелде. Бүгенге җыелыш шуның белән үзенчәлекле булды: район имамнары азан әйтү буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

     Азан әйтү бәйгесе кысаларында имамнар дини сорауларга  җавап бирделәр. Бәйгедә катнашкан һәр имам үзенең нәсел шәҗәрәсен ясап алып килгән иде, бу эшкә аерым бәя бирелде. Бүгенге чарага килгән җанатарлар  да сорауларга җавап биреп истәлекле бүләкләр алды.

     Бүгенге бәйгенең төп кунагы - Татарстанның баш казые, Балтач мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев мөәззиннәргә азан әйтү осталыгы буенча бер дәрес уздырды. Азан әйтүнең бик җаваплы гамәл икәнлеген искәртте, азан әйткәндә хаталану гөнаһка китерергә мөмкин дип кисәтте. Шуңа күрә ул имамнарга азан әйткәндә бик игътибарлы булырга кушты. “Хәзер диндәге ирек, шул исәптән азанны курыкмыйча кычкырып әйтә алуыбыз Аллаһның безгә биргән нигъмәте ул”,- дип белдерде казый.

                                           Бәйге нәтиҗәләре.

                            1 урын - Заһидуллин Илдар, Сеҗе

                            2 урын  - Нәбиуллин Расип, Мөрәле

                                  Галәветдинов Рәдис, Ташкичү

                            3 урын - Йосыпов Рөстәм, Шушмабаш

                            Сафин Рәвис, Арча Көнчыгыш бистәсе

                            Каримов Радик,  Кышкар

                           4 урын - Халиуллин Айдар, Шекә

                            Сабиров Габделнур,  Иске Кырлай

                            Сөнгатов Җәүдәт, Сикертән

                            Әхмәтгалиев Шамил , Хәсәншәех

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана