Чистай руханилары студентлар белән очрашты

12 февраль 2016 ел 11:24

Бу атнада Чистай студентлары ислам һәм православие диннәре вәкилләре белән очрашты. Чарада Эниләр мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сәфиуллин һәм дьякон  Виталий атакай катнашты.

Әңгәмә барышында руханилар диннең әһәмиятен аңлатты һәм рухи тормышның кеше сәләмәтлегенә ясаган йогынтысы хакында сөйләде. Очрашу кысаларында “экстремизм” һәм “терроризмы”  төшенчәләренә дә аңлатма бирделәр һәм аларны кисәтү юлларын барладылар.

Алмаз хәзрәт мөселман кешесенең әхлагында тукталды һәм бу уңайдан Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең бик тә үтемле бер хәдисен китерде. "“Кем ул мөселман?” - дигән сорауга, “Аның кулыннан да, теленнән дә башкалар сәламәт булыр”, - дип җавап кайтарган Пәйгамбәребез. Шушы бер кыска гына хәдис тә исламның башкаларга карата мәрхәмәтле һәм шәфкатьле  булырга чакыруын исбатлый", - дип сөйләде хәзрәт.

Ахырда студентлар руханиларга дини эчтәлектәге сораулар бирде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана