11 февральдә “Зәкят” хәйрия фонды нәзарәтнең дәгъват бүлеге белән берлектә Беренче балалар хосписында булды. РИИ шщкерте Сөләйман хәзрәт һәм дәгъват бүлеге баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев биредә дәваланучы балаларның ата-аналарына сабырлык турында вәгазь сөйләде. Соңыннан Коръән аятьләре укылды һәм дога кылынды.
“Зәкят” фонды балаларны җиләк-җимеш белән сыйлады.