Татарстан мөфтие Парижда ЮНЕСКО экспертлары утырышында катнаша

16 февраль 2016 ел 11:24

Бүген Франция башкаласы  Парижда Бөтендөнья дини кыйммәткә ия мирас корылмалары белән идарә итү сорауларын тикшерүче ЮНЕСКО экспертлары утырышы башланды. Татарстан делегациясе составында әлеге чарада ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша.

Татарстан Республикасының тарихи, мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды директоры, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге делегация составында шулай ук, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Болгар тарихи-архитектура музей тыюлыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов һәм “Зөя утрау-шәһәрчеге”  музей директоры Артем Силкин бар.

Ике көн дәвамында Мальта, Испания, Албания, Италия, Кипр, Хорватия, Греция һәм башка илләрдән килгән экспертлар ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кергән дини корылмалар белән идарә итү  планын тәкъдир итәчәк һәм идарәне камилләштерү, тиешле рекомендацияләр булдыру максатыннан оештырылган түгәрәк өстәлләрдә катнашачак. Чара кысаларында дини кыйммәткә ия корылмаларны өйрәнүгә, алар белән идарә итүдә туган кыенлыкларны хәл итүгә,  халыкара хезмәттәшлеккә кагылышлы һәм башка темаларга багышланган сөйләшүләр көтелә.

Җыелыш 18 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана