“Минем гаиләмнең шамаиле” конкурсына багышланган матбугат очрашуы үткәрелә

16 февраль 2016 ел 14:18

ПРЕСС-РЕЛИЗ

“Минем гаиләмнең шамаиле” икенче Россиякүләм конкурсы

Үткәрү урыны: “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 12 кат

Үткәрү вакыты: 18 февраль

Башлана: сәгать 10.00 дә

18 февральдә сәгать унда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында икенче мәртәбә үткәрелүче “Минем гаиләмнең шамаиле”  Россиякүләм татар шамаиле конкурсына багышланган матбугат конференциясе була.

Үткән елдагыча бәйгене Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы оештыра.

Журналистлар белән очрашуда ТР МДН рәисе урынбасары, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, “Казан Кремле” Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Гәрәева һәм рәссам Арина Ариадна катнаша.

“Минем гаиләмнең шамаиле” Россиякүләм конкурсы татар милли сәнгате – пыялага ясалган шамаилләрне популярлаштыру, иҗади үсешкә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, бабаларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрү, борынгы шамаилләрне барлау һәм саклау максатыннан оештырыла.

Бәйге дүрт номинациядә үткәрелә: “Традицион татар шамаиле”, “Гаилә ядкаре”, “График шамаил” һәм “Татар шамаиле техникасында ясалган рәсем”.

Конкурсның гомуми бүләкләү фонды 100 мең сум тәшкил итә. Узган елдан аермалы буларак,  быел шамаил техникасында ясалган, әмма дини эчтәлектә булмаган картиналар да кабул ителә.

Конкурста катнашу өчен анкета һәм фотографияләрне 2016 елның 20 апреленә кадәр  info@dumrt.ru. электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча “Казан Кремле” музей-тыюлыгында конкурста катнашучылар-җиңүчеләр күргәзмәсе оештырыла. Үткәрү урыны: ТР, Казан шәһәре, Кремль, Кол Шәриф мәчете, Татар шамаиле галереясе, Ислам мәдәнияте үзәге. Үткәрү вакыты: 21 май - 5 июль, 2016 ел.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат dumrt.ru (http://dumrt.ru/news/news_12546.html) сайтыннан алырга була.

Белешмә:

Үткән елны “Минем гаиләмнең шамаиле” Россиякүләм Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстаннан, Австралиядән  барлыгы 300 эш кабул ителде.

21 майда Идел Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көндә Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда һәм Татар шамаиле галереясендә “Минем гаиләмнең шамаиле” беренче Россиякүләм сәнгать конкурсы кысаларында күргәзмә ачылды.

Конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы мәгълүмати иганәче булган “ТНВ” телеканалында күрсәтелде һәм иң яхшы дип табылган эшләр махсус каталогта басылып чыкты. “Минем гаиләмнең шамаиле” акциясе кысаларында татар халкының традицион рухи мирасын күрсәткән видеороликлар әзерләнде.

Элемтә өчен:

ТР МДН матбугат хезмәте Тел.: (843) 264-60-38

Ислам мәдәнияты музее Тел.: (843) 5678125

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана