Нәзарәтнең дәгъват бүлеге Республика наркология диспансерында дәваланучыларга ярдәм итәчәк

16 февраль 2016 ел 14:39

Бүген Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм әлеге бүлекнең баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев  Республика наркология диспансерының баш табибы Илдар Әхмәтҗанов белән очрашты. Чара барышында ике як наркотик кулланучыларны рухи яктан тернәкләндерүгә ярдәм итү максатыннан чаралар оештыру турында килеште.

Дин әһелләре наркология диспансерында дәваланучылар белән даими рәвештә очрашып, динебез кыйммәтләре турында, Аллаһ Тәгаләгә ышану, Аңа буйсыну һәм Аның рәхим-шәфкатенә өмет баглау турында сөйләячәк.

Беренче очрашу иртәгә наркология бүлегендә оештырылачак. Әлеге очрашуда ТР МДНнең дәгъват бүлегендә практика үтүче РИИ шәкертләре дә катнашчак дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана