Үткән ялларда Чистай мөселман яшьләре берлеге еллык эшкә нәтиҗә ясады. Әлеге оешма бер ел элек кенә оешкан булса да, шактый күп эшләр башкарырга өлгергән икән. Чарага килгән Чистай мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов яшьләргә үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
“Бер ел аралыгында сез көчле һәм шәһәр яшьләрен берләштергән оешма төзи алдыгыз. Без бергә күп кенә проектларны чынга ашырдык. Киләчәктә дә яңа үрләр көтә дип өметләнәм. 2016 ел мөхтәсибәтебездә “Рухи бердәмлек елы” дип игълан ителде, шуңа күрә быел без районыбыз мөселманнарын берләштерүгә юнәлдерелгән чаралар оештырырга тиеш”, - дип сөйләде Мөхәммәд хәзрәт.
“Чистай шәһәре” МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов шулай ук ошманың эшчәнлеген уңай бәяләде һәм район башлыгы Дмитрий Ивановның рәхмәтләрен тапшырды.
Чистай мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Азиз Фәйзуллин оешма тарафыннан 2015 елда үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Чара кысаларында оешманың яңа җитәкчесен сайладылар. Җитәкче итеп бер тавыштан активист Адел Мөхәмәтшин сайланды. Яңа җитәкче оешманың агымдагы елга бурычларын билгеләде.
Рәсми өлештән соң оешма активистлары саф һавада команда да эшләү күнекмәләрен арттыругы юнәлдерелгән уеннарда катнашты.