Бу көннәрдә Россия ислам институтына Кайбыч һәм Кукмара имамнары квалификация күтәрү курсларына җыелды. Тыңлаучылар ислам дисциплиналары буенча белемнәрен күтәрә.
Чара кысаларында “Зәкят” хәйрия фонды имамнарга зәкят түләүгә багышланган лекция уздырды. Илнур Әлмәтов дин әһелләренә әлеге зәкят түләүнең шартлары, максатлары һәм башка таләпләре хакында тәфсилләп сөйләде һәм оешманың эшчәнлеге белән таныштырды.