Республика имамнары белемнәрен арттыра

17 февраль 2016 ел 17:47

8-17 февраль көннәрендә республиканың Кукмара, Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнары имамнары өчен "Рәшидә" үзәгендә беренче тапкыр квалификация күтәрү курслары үтте. Агымдагы елда беренче төркемдә 23 имам гакыйдә, фикһ, гыйбадәт, татар дин тәгълимате, имам вазыйфалары һәм башка фәннәр буенча гыйлем  күтәрде һәм күнекмәләрен арттырды. Бүген үзәктә имамнарга тантаналы рәвештә махсус таныклыклар тапшырдылар. 

Тантаналы чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Диния нәзарәтенең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин һәм бүлекнең баш белгече Айнур Юсупов катнашты. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин имамнарны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм ун көн дәвамында барган уку һәркайсысы өчен файда китерүен теләде.

Икенче төркем 24 февральдән 2 мартка кадәр дәвам итәәк дип көтелә. Бирегә Балтач һәм Биектау районнарыннан 20 якын имам килүе көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана