Баулы имамнары киңәшләште

19 февраль 2016 ел 10:59

17 февральдә Баулы районы Исергәп авылы мәчетендә район мөхтәсибәте имамнарының чираттагы җыелышы булды. Чарада көньяк-көнчыгыш төбәге  казые Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты. Ул якын арада Уруссудагы “Фәнис” мәдрәсәсе базасында мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәрне аттестацияләү оештырылачагын һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча киләчәктә укытучылар өчен квалификация күтәрү курслары булачагын хәбәр итте.

Җыелыш барышында мөхтәсибәт имамнары үткән елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Район мөхтәсибе Әнвәр хәрәт Хәмитов дин әһелләре каршында яңа бурыч-максатлар куйды һәм мәхәллә мәчетләренә халык күпләп йөрү сәбәпле, аларны куллануда яңа таләпләр булдырырга кирәклеген искәртте.

Чара кысаларында район Акскаллар шурасы әгъзалары һәм аның рәисе сайланды. Бертавыштан имамнар яңа вазыйфага Әсхәт хәзрәт Мәгъзанов сайлап куйды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана