Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре галим Марсель Әхмәтҗанов белән очрашты

20 февраль 2016 ел 09:22

19 февраль көнне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре тарих дәресендә филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов белән очрашты. “Әйтер сүзләрем шушыдыр” дип исемләнгән дәрес-очрашуны тарих фәннәре докторы Наил Таиров алып барды.

Билгеле булганча, мәдрәсәдә дәрестән тыш чаралар, төрле бәйгеләр, спорт чаралары еш булып тора. Мондый очрашулар шәкертләрнең күңелендә якты хатирә булып саклана һәм ул зур тәрбияви әһәмияткә ия. Бер күрешү – бер гомер дигәндәй, бу юлы узган очрашу галимнәргә бирелгән сорауларга, фикер алышуларга бик бай булды.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, очрашуны башлап, уку йортының күренекле татар галимнәре белән һәрчак элемтәдә торуын ассызыклап узды. Атаклы галимебез Марсель аганың үз гомере дәвамында искиткеч зур хезмәт башкаруын – меңнән артык авыл зиратларындагы каберташ язуларын өйрәнеп чыгуын шәкертләргә җиткерде. Моннан тыш, Марсель Ибраһим улы – мәшһүр зыялыларыбыз Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин традицияләрен дәвам итеп, татар шәҗәрәләрен өйрәнеп, уннан артык китап бастырган шәҗәрәче галим дә.

Халыкара Төрки академия академигы Марсель Әхмәтҗанов шәкертләрнең укуы белән кызыксынды, аларны библиография белән эшләргә өйрәтте. Һәр халыкның туган теле бөтен рухи байлыкның нигезе булуына басым ясап, үз ана телебезгә бик зур хөрмәт белән карарга кушты. “Мине әти-әнием 1946 нчы елда рус классына биргәннәр иде. Аллаһыдан тәкъдир шулай булган икән: укый алмадым мин анда. Аннары мин татар телендә укуга күчтем. Туган телемдә белем алу мине галим итте. – диде ул. – Сез татар милләтенә хезмәт итүчеләр булып җитлегергә тиешсез: татар телендә белем аласыз, китапханәгез бик бай, мөмкинлекләрегез бик зур”. Ул шулай ук татар халкының этник тарихы белән кызыксынырга, атамаларны өйнәнергә, татар халкының язма мирасы белән кызыксынырга чакырды. Шәҗәрәләрнең әүвәлге заманнарда ныклап җыелмавына борчылуын белдереп, күп тарихның югалуын, безнең көннәргә кадәр ирешмәвен әйтте. “Шәҗәрәләрне өйрәнү бөтен халыкта да киң таралмаган. Мин аны алманнарда һәм рус дворяннары нәселендә очраттым. Татарларда исә ныклы нигезне Х.Әмирхан, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхреддин салган. Аларның хезмәтләрендә шәҗәрәләр сакланып калган. Нәселегезне өйрәнегез. Моның өчен туганнарыңны барларга кирәк. Туган-тумачаларың белән элемтәне ялгау ул – динебездә бик тә хуплана торган гамәл. Нәсел агачыгызны шәҗәрә рәвешендә үк төзи алмасагыз да, бүгеннән сораша башлап өч-дүрт буынны язып куя аласыз – шуннан башлагыз”, – диде мөхтәрәм галимебез.

Марсель Әхмәтҗановтан шәкертләр татар тарихында якты эз калдырган биш шәхеснең исемен атауны сорадылар. “Кол Шәриф. Батырша. Гаяз Исхакый. Хәсән Туфан. Нәкый Исәнбәт. Болар – татар милләте өчен җанын бирергә әзер торган шәхесләр, халыкны саклап калу өчен ифрат зур тырышлык куйган кешеләр”, – дип җавап бирде ул. Галимнән шулай ук мәчетләр каршында эшләп килгән мәдрәсәләр турында да сорадылар. “Мәдрәсәләр тотып, белем эстәүдән өзелмәгәнбез. Нинди генә вакыт булса да. Мәдрәсәле халыклардан мин татарларны һәм үзбәкләрне генә атый алам. Алтын Урда чорында ук дөньядагы иң зур уку йорты – Ногмания мәдрәсәсе эшләгән. Казан ханлыгында иң зурысы – Кол Шәриф мәдрәсәсе. Уку-язуга, белемгә омтылыш шулкадәр көчле булган ки, татар дәүләтләре яулап алынганнан соң да мәгърифәткә, уку-язуга омтылыш сүнмәгән. Каганлык җитәкчеләренең каберендәге васыять язуы гына да ни тора: “Булган әйберне саклагыз!” Безнең көннәргә никадәр байлыгыбыз килеп иреште – менә шуны саклау безнең бурычыбыз. Беркайчан да төшенкелеккә бирелергә ярамый”, – дип төгәлләде галим үз сүзен.

Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Марсель Әхмәтҗановка очрашуга килгәне өчен рәхмәтен җиткерде һәм аңа “Рәхмәт хаты”н тапшырды, саулык-сәламәтлек теләде һәм безне яңадан-яңа фәнни ачышлары белән сөендереп торуын теләде. Галим исә үз чиратында үзенең яңа басылып чыккан китапларын мәдрәсә китапханәсенә бүләк итте һәм җомга намазында катнашты.

Нияз Сабирҗанов

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана