Мөфти Камил хәзрәт:"ДАИШ" - иблис гаскаре" китабы адашканнарга туры юл табарга булышыр дип өметләнәм

20 февраль 2016 ел 15:52

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Дөнья даими рәвештә төрле катлаулы мәсьәләләр, каршылыклар белән очрашып тора һәм меңләгән чакрым ераклыкта урнашкан бер дәүләттә килеп туган афәт икенче көнгә үк башка дәүләттә яки башка континентта килеп туарга мөмкин. Тарихка күз салсак, элегрәк әлеге куркынычлар төрле рәвешләргә кереп, бөтенләй башка гамәлләр кулланылган.

ДАИШ террорчылык оешмасы һәм аның тынычлык дине – ислам артына яшеренгән канлы эшчәнлеге бүген бөтен дөньяга яный, төрле халыклар меңәрләгән ел дәвамында тудырган мәдәни кыйммәтләргә юкка чыгу куркынычын тудыра.

Бүгенге көндә явызлык нинди лозунглар артына гына яшеренсә дә һәм ничек кенә аталса да, аның асылы үзгәрмәгәнне аңлату мөһим. Әлеге явызлыкка каршы бердәм булып көрәшергә кирәк.

Шул максатны күздә тотып, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Иблис гәскаре” дип аталган китап әзерләп чыгарды. Безнең максат: ДАИШның тискәре ягын, аның куркыныч асылын ачып салу. Исламның җимерү, юкка чыгару белән бернинди уртаклыгы юклыгын дәлилләр белән аңлатырга тырыштык. Китапта террорчылар һәм үтерүчеләр, ДАИШ вәкилләре һәм башка террор оешмалар бернинди дә «шәригать сугышчылары» түгел, алар – ислам кануннарына төшенеп өлгермичә туры юлдан тайпылган, адашкан бәндәләр икәнлекне гади тел белән яздык.

Үткәнебезгә күз салсак, хәзерге җиһадчыларны хәтерләткән кешеләр тарихта күп булган. Аларны хариҗилар дип атап йөрткәннәр. Әлеге агымның беренче тарафдарлары Гали бин Әбу Талиб идарәсе чорында барлыкка киләләр. Алар исламны дөрес аңламыйча, дин мәсьәләләрендә һәм ислам нигезләрен аңлатуда хаталар җибәрәләр. Аллаһ илчесе әлеге агымның дәвамчыларын дөньядагы иң начар кешеләр дип атый.

Шулай ук Нүәйм ибн Хаммадның «Әл-Фитан» китабында Али ибн Абу Талибтан (аңар Аллаһының рәхмәте булсын) килгән хәдис язылган. Ул хәдистә болай диелгән: 

«Кара әләмнәр (флаглар) күрсәгез, җиргә иелегез һәм хәрәкәтләнмәгез. Зәгыйфь кешеләр килер, аларга берәү дә әһәмият бирмәс. Аларның йөрәкләре тимер төсле каты булыр. Һәм аларның үзләре уйлап тапкан дәүләтләре булыр. Вәгъдәләрендә тормаслар, килешүләрне үтәмәсләр. Алар үзләрен хаклы дип әйтерләр, әмма дөреслектән ерак торырлар. Бер-берсенә шәһәр атамаларын кушамат итеп тагарлар. Чәчләре  хатын-кызларныкы төсле озын булыр. Аннары бер-берсе белән талаша башларлар. Менә шул чакта Аллаһ, кемнәргә тели – шуларга хакыйкатьне юллар».

Көрәшү юллары Коръәндә һәм сөннәттә күрсәтелгән. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.)  мөселманнарны фетнә-чуалышлар һәрдаим эзәрлекләячәге турында кисәтеп куя. Һәм ул афәт янаячагын белеп, шул вакытта

 Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын һәм туры юлдан тайпылмас өчен үзебезне ничек тотарга кирәклеген әйтеп калдыра.

Изге Коръән һәм аның аятьләрен безгә ирештерүче Пәйгамбәребез һәр кешегә, сайлаган юлына карамастан, тормышы һәм мал-мөлкәте иминлеген тәэмин итеп, дин сайлау хокукы һәм иреге биргән. Пәйгамбәребез диндә ирексезләү юк һәм һәр кеше үз юлын җитди рәвештә, аңлап һәм үз ирке белән сайларга тиеш дип әйтә.

 “Иблис гаскаре” китабы адашканнарга туры юлны табарга булышыр дип өметләнәм. Аллаһы Тәгалә безне хакыйкатьтән аермасын иде!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана