Кайбычта яшь мөселманнар чаңгыга басты

24 февраль 2016 ел 13:00

Кайбыч районы мөхтәсибәтендә мәчетләрдә якшәмбе мәктәпләрендә дини сабак алучы егетләр һәм кызлар арасында бер километр арага чаңгы ярышы оештырылды. Ярышта районның сигез мәхәлләсеннән (Борындык, Олы Урсак, Ю. Кошман, Т. Кошман, Морза Бәрлебашы, Иске Чәчкаб, Чути, Олы Кайбыч)  5-8 класста укучы бер кыз һәм бер малай катнашты. 

Ярыш районның сабан туе үткәрелә торган мәйданында оештырылды.

Егетләр арасында җиңүчеләр: 1 урынны Олы Урсак авылыннан Шакиров Рәсим Рөстәм улы алды, 2 урынны - Олы Кайбыч авылыннан Гайнуллин Аяз Алмаз улы, 3 урынны - Морза Бәрлебашы авылыннан Бурганов Илһам Фирнад улы.

Ә кызлардан 1 урынны Олы Урсак авылыннан Каримова Исламия Илгизәр кызы, 2 урынны Чүти авылыннан Султанова Камилә Ринат кызы, 3 урынны Олы Кайбыч авылыннан Гыйниятуллина Җәмилә Дамир кызы алды.

Ярышны оештыруда мәхәллә имам-хатыйблары һәм мөхтәсибәт бүлекләре актив катнашты. Казыйлык вазыйфасын спорт мастеры Ибраһимов Дамир Рәшид улы алып барды. Әлеге чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аша Ислам мәдәниятенә, мәгарифенә һәм фәненә ярдәм итү фонды ярдәмендә оештырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана