22-25 февраль көннәрендә Бөгелмә мөхтәсибәтенед үзәк мәчетендә җеназа үткәрү тәртипләренә багышланган укулар уздырыла. Әлеге укуларны мөхтәсибәтнең уку-укыту бүлеге оештырды.
Курс кысаларында мәрхүмне соңгы юлга озату өчен башкарыла торган гамәлләрне үтәү: гөсел алдыру, кәфенлеккә төрү, җеназа намазын уку, мәрхүмне күмү, мәрхүм рухына багышлап догалар кылу тәртипләре аңлатыла.