Дини гыйлем бирүне ничек камилләштерергә?

24 февраль 2016 ел 17:34

24 февральдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казан федераль университетының  Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү  мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге белән берлектә динне өйрәтү һәм дини тәрбия бирүгә кагылышлы уку программаларын камилләштерүгә багышланган сөйләшү үткәрде.

Түгәрәк өстәлдә Балтач, Бөгелмә, Арча, Кукмара, Казан мөхтәсибәтләре вәкилләре катнашты. Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, РИИ ның уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гыйззатуллина, үзәкнең эшче төркеме җитәкчесе Ләйлә Алмазова чарага килүчеләргә үз фикерләрен җиткерделәр, тәкъдимнәрен ясадылар.

Нигездә сөйләшү өч юнәлештә барды:

- дини гыйлем бирү буенча программаларны камилләштерү;

- программаларны камилләштерү буенча эшче төркем булдыру;

- программалар буенча уку әсбаплары әзерләү.

Баш казый, дини китаплар һәм әсбаплар авторы Җәлил хәзрәт Фазлыев башлангыч дини белемгә зур игътибар бирү мөһимлеге хакында сөйләде. Башлангыч дини белем бирү программаларына нәзарәт тарафыннан расланган дини гыйбадәтләрне һәм йолаларны башкару тәртипләре хакында кертү кирәклегенә басым ясады.

Рөстәм хәзрәт дини өйрәтүләрне укучыларның яшенә карап алып бару мөһимлеген ассызыклады.

Шулай ук сөйләшү барышында әхлак дәресләренә аерым игътибар бирергә кирәк диелде. Исламның төрле фәннәре буенча конкурслар уздырырга тәкъдим ителде.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана