Шәкертләр хәрби белән очрашты

24 февраль 2016 ел 17:42

24 нче февраль көнне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган тәрбия кичәсе узды. Шәкертләр янына очрашуга подполковник Тимур хәзрәт Ибраһимов килде.

1995 елда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә кайтып, биредә көндезге бүлектә укыган, аны тәмамлап һ. б. дини уку йортларында белем алган подполковник Тимур Яхъя улы Ибраһимов  үзенең хатирәләрен яңартты. Ул, әфганчы буларак, үзенең хәрби очучы осталыгы турында сөйләде.

Дин тотуга ирек бирелгәннән соң, ул Татарстанның беренче баш казые Габделхак хәзрәт Саматовтан чалма бәйләргә өйрәнә һәм инде менә егерме елдан артык шушы шөгылен башкаларга да өйрәтү буенча армый-талмый хезмәт кыла. Ул мәдрәсәдә умартачылык һөнәренең асылына төшенә һәм хәзер үзе остазлык кыла.

Очрашу дәвамында шәкертләр бик күп сораулар бирде. Әйтик, хәзер илебездә әзерләнә торган полк имамнары турында. Тимур хәзрәт Ибраһимов үзе дә күптән түгел генә Уфада квалификация күтәрү курсларында катнашып кайтты. Шәкертләрнең сорауларына җавап биреп, ул полк имамына уку өчен таләпләрне (армиядә хезмәт итү, дини уку йортын тәмамлау турында диплом, характеристика, автобиография) санап узды. Хәрби хезмәт частьләрендә бүгенге көндә 170 православие һәм 3 мөселман дин әһеле бар.

Тимур Ибраһимов турында белешмә.

1966 елда ике тапкыр СССР герое булган И.С. Полбин исемендәге Оренбург югары хәрби авиалётчиклар училищесына укырга керә. Аны 1970 нче елны тәмамлый. Икенче курстан Л-29, өченче-дүртенче курста Ил-28 очкычында өйрәнүләр уза. Краснознамённый Северный флотта лейтенант булып хезмәт итә башлый. Бе-12 очкычында лётчик була. 1977 нче елда Краснознамённый Урта Азия хәрби округында (Алма-Ата шәһәре) Ан-26 очкычында хезмәт итә. 1979-1981 нче елларда – Әфганстанда, 79 хәрби очышта катнаша. Төркестан хәрби округына күчә (Ташкент шәһәре). Барлыгы 27 ел хәрби хезмәттә була, 125 тән артык парашюттан сикерә. 1995 нче елны Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә укырга керә һәм аны 1999 нчы елны тәмамлый.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана