Татарстан мөфтие халыкара ислам галимнәре очрашуында катнаша

25 февраль 2016 ел 14:14

Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Әбу- Даби шәһәрендә халыкара дин галимнәре очрашуында катнаша.

 “Экстремизм барлыкка килү сәбәпләре. Бу проблеманы ничек хәл итәргә?” дигән темага багышланган сөйләшү Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең «Taba Foundation» фонды тарафыннан оештырылган.

Әлеге  чарада фикер алышу өч юнәлештә билгеләнгән:

дини экстрмизм барлыкка килү;
дини экстремизм;
мәгариф өлкәсен үстерү һәм бүгенге заман матбугат чаралары йогынтысы.

Чарага мөселман илләре дин галимнәре җыелды. Очрашуда шулай ук ТР МДН Голәмәләр шурасы баш секретаре, РИУ проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалеев катнаша.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чара кысаларында ислам белгечләре белән очрашулар уздырды, әңгәмәләр корды. Шулай ук ул  шәех Усам әл-Әзхәри белән очрашты. Белгәнебезчә, шәех Усам әл-Әзхәринең "Явная истина” китабы  бездә дә нәшер ителеп, узган ел Болгарда үткәрелгән "Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы" Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә тәкъдим ителде. Чит ил дин галиме үзе дә бу чарада катнашкан иде.  

Татарстан мөфтие Гарәп Әмирлекләре башкаласы Әбү-Дабида халыкара ислам галимнәре очрашуында икенче мәртәбә катнаша. Мондый очрашу узган ел 31 июльдә үткәрелгән иде. 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана