Казанда хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча республика бәйгесе уздырыла

04 март 2016 ел 12:38

8 март көнне Казанның Гаилә мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча республика бәйгесе уза. Конкурсны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты каршында эшләп килүче коръәнхафизлар әзерләү үзәге оештыра. Бәйге өч номинациядә уздырыла: I - 0,5 җүз, II - 1 җүз, III - 2 җүз. Бәйгедә катнашучылар сигез категориядә (7 яшькә кадәр; 10 яшькә кадәр; 13 яшькә кадәр; 15 яшькә кадәр; 30 яшькә кадәр; 45 яшькә кадәр; 65 яшькә кадәр һәм өлкәнрәкләр) көч сынашачак. Һәр номинациядә мәхәллә имамының кулы куелган, мөһер сугылган рекомендациягә ия булган берәр генә мөслимә катнаша ала. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга грамоталар, кыйммәтле призлар тапшырылачак.

Конкурс Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан Гаилә мәчете бинасында 9.30 да башлана. Катнашучылар иртәнге сәгать 7 дән теркәлә башлый.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана