Балалар азан әйтү бәйгесендә ярышты

29 февраль 2016 ел 10:33

Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә балалар арасында азан әйтү бәйгесе оештырылды. Бәйге ике яшь төркеменә бүлеп алып барылды. Бу - 10 яшькә кадәр һәм 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр. Иң элек катнашучыларны имам-хатыйб, "Ак мәчет" мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли сәламләде. Балаларга бәйге башланыр алдыннан "Азан әйтү"нең килеп чыгуы турында сөйләнде.

Каташучыларның азан әйтүдә осталыкларын мәдрәсә мөгаллимнәре бәяләде. Әлеге зур чарадан соң, гадәттәгечә күчтәнәчләр белән чәй эчү мәҗлесе оештырылды.


Бәйгенең җиңүчеләре итеп түбәндәге катнашучылар билгеләнде:
10 яшькә кадәр:
1. Саттаров Мөхәммәт;
2. Саттаров Бәшир;
3. Салаватов Мөхәммәт.
16 яшькә кадәр:
1. Шайхевалиев Габдуррахман;
2. Шайхевалиев Гали;
3. Мирзагалимов Раил.
 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана