Мәдрәсә шәкертләре чалма бәйләргә өйрәнә

29 февраль 2016 ел 10:55

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре чалма чалырга өйрәнә. Алар мәдрәсә үткәреләчәк чалма бәйләү бәйгесенә әзерләнәләр.

Остаз Тимур хәзрәт Ибраһимов чалма турында гомуми мәгълүмат бирде, аның әһәмияте, чалма киеп йөрүнең хасияте турында җиткерде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Чалма киеп укыган намаз, чалмасыз укыганына караганда, егерме биш тапкыр күркәмрәк, ә җомга намазы исә чалмасыз укыганына караганда җитмеш тапкыр кыйммәтрәк”.

Ул шулай ук чалма киеп намаз укуның хасияте турында – 116 хәдис, ә сакал йөртүнең хасияте хакында 7 хәдис барлыгы турында әйтте.

Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин шәкертләрне чалма бәйләү бәйгесенә яхшылап әзерләнергә һәм милли гореф-гадәтләребезне сакларга чакырды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана