Олуг галимне соңгы юлга озаттылар

29 февраль 2016 ел 14:16

Бүген ТР МДН нең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров танылган галим Фуат Ганиевны соңгы юлга озату мәрәсимендә катнашты. Хәзрәт нәзарәт исеменнән олуг галимнең якыннарының, туганнарының кайгысын уртаклашты.

“Фән өлкәсенә, туган телебезне өйрәнүгә һәм үстерүгә зур өлеш керткән, бик күп шәкертләр тәрбияләгән Фуат аганың рухы шат, урыны оҗмаһта булсын.  Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз”, - диде хәзрәт.

Мәшһүр татар зыялысы - профессор, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, РФның һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Фуат Әшраф улы Ганиев 86 нчы яшендә кичә, 28 февраль көнне, вафат булган. Мәрхүм белән хушлашу чарасы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасында (Бауман ур., 20) узды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана