Шәкертләр имам булырга әзерләнә

29 февраль 2016 ел 16:11

Бүген “Рәшидә” Коръән өйрәнү үзәгендә дини уку йортларында соңгы  курсларда гыйлем алучы шәкертләр өчен махсус оештырылган укулар башланды. Шәкертләр “Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кадрлар резервын әзерләү”  дип аталган яңа программаны узалар. Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин курсны ачып, беренче дәресне үткәрде.

Мөфти хәзрәтләре имам эшчәнлеге турында сөйләде һәм кайбер актуаль дини сорауларны аңлатты.   “Биредә сез Татарстан мәчетләрендә имам булып эшләр өчен өстәмә бер әзерлек үтеп,  гыйлемнәрегезне ныгытырсыз дип ышанам”, - диде мөфти.

Укуларга республиканың төрле районнарыннан 40 шәкерт җыелды. Атналык укулар программасы лекцияләр тыңлаудан, гамәли дәресләрдән гыйбарәт. Аерым алганда, булачак имамнарга  “Имам вазыйфалары һәм мәчеттә үзеңне тоту кагыйдәләре”, “Дини мәҗлесләр уздыру”, “Җеназа үткәрү”, “Никах”, “Исем кушу”, “Вәгазьләр уку”, “Мәхәлләнең финанс-хуҗалык эшләрен алып бару” һәм башка темаларга кагылышлы лекцияләр уку каралган. Шулай ук Казанның танылган имамнары үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашачак.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана